Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов вафат
14 сентябрьдә «Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов вафат булган. Аның үлеме турындагы мәгълүматны агентлыкка Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында расладылар.
Эдуард Данилов 1972 елның 26 августында Казанда туган. 2000 елда «Автомобиль юллары һәм аэродромнар» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлый.
Юл тармагындагы хезмәт эшчәнлеген ул 2000 елда «Татавтодор» Шәһәр яны юл идарәсендә башлый. Алга таба «ТР юл сервисы» ААҖ һәм «Татавтодор» филиалларында җитәкче вазифаларын башкара.
2010 елда Данилов «Главтатдортранс»ка күчә, анда ул бүлек һәм автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли. 2011-2013 елларда Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкара.
2013 елның 1 февраленнән Эдуард Данилов «Главтатдортранс»ны җитәкләде.
«Татарстанның атказанган төзүчесе» һәм «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» исемнәренә, Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә, Россия Транспорт министрлыгының «Россиянең Мактаулы юлчысы» күкрәк билгесенә, шулай ук берничә истәлекле медальгә лаек булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз