news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов белән хушлашу 16 сентябрьдә узачак

«Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов белән хушлашу датасы һәм урыны билгеле булды. Хушлашу 16 сентябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә була, дип хәбәр иттеләр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Хушлашу мәрасиме 10:00 дә башлана. Аннан соң Эдуард Даниловны Арча зиратында җирләячәкләр.

«Главтатдортранс» җитәкчесе үлеме турында 15 сентябрьдә билгеле булды. Аңа 54 яшь иде.

Эдуард Данилов «Главтатдортранс»ны 2013 елның февраленнән җитәкләде. Моңа кадәр, 2011 елдан 2013 елга кадәр, ул Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкарган.

Данилов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Россиянең Мактаулы юлчысы иде. Эшләгән елларында ул республиканың юл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot