news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роман Джумабаев Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы булды

Фото: Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең матбугат хезмәте

Роман Джумабаев Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде, дип хәбәр иттеләр Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең матбугат хезмәтендә. Шул хактагы карарны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев кабул итте.

Роман Джумабаев 2013 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2014 елда шунда ук «Неврология» белгечлеге буенча ординатурада укыган. Аның шәһәр сәламәтлек саклау системасында күпьеллык эш тәҗрибәсе бар: башта - Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең неврология бүлегендә санитар, аннары табиб-невролог булып эшли, соңрак медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары була. 2023 елдан 2026 елның гыйнварына кадәр Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире вазифасын башкара.

Агымдагы елның гыйнварыннан ул Марат Мөхәммәдиев Республика онкодиспансерына күчкәннән соң хастаханәнең баш табибы вазифаларын биләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot