news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы районының Красновидово авылында Алма спасын билгеләп үттеләр

Кама Тамагы районының Красновидово авылында Алма спасын билгеләп үттеләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

15 августта Кама Тамагы районының Красновидово авылы «Алма спасы» бәйрәменең үзәгенә әверелде. Иделнең биек ярында, музей бакчасы күләгәсендә, тарих сәхифәләрен, җанлы музыканы һәм гореф-гадәтләрен берләштергән төп алма бәйрәме гөрләде.

Кунакларны игътибарына дүрт мәйданчыкта күләгәләр театры элементлары урын алган театральләштерелгән экскурсия, тактиль көнкүреш әйберләре күргәзмәсе, Красновидово кайнатмасын әзерләү буенча кулинария остаханәсе, фотозона, Kosa Folk төркеме концерты һәм башка вакыйгалар тәкъдим ителде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кулинария остаханәсе музей бакчасының иң популяр нокталарыннан берсе булды.

«Тәмле кайнатманың төп сере - ярату. Чын кайнатма эшеңне чын күңелдән яратып башкарганда гына килеп чыга. Яратып әзерләсәң, нәтиҗә һәрвакыт искиткеч булачак. Ә иң яхшы тәм өчен без автордар рецепты буенча сыналган сортларны (Антоновка, Әнис, Мәскәү грушовкасы) кулланабыз», – дип җавап бирде остаханә хуҗабикәсе идеаль сый сере турындагы сорауга.

Красновидоводагы «Алма спасы» - буыннарны берләштерә торган бәйрәм. Бирегә республиканың төрле почмакларыннан киләләр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Безнең гаилә өчен бу матур халык бәйрәме дә, каядыр бергәләп бару өчен менә дигән сәбәп тә. Узган ел без Зөядә бәйрәм иткән идек, быел Красновидово афишасын күрдек һәм шунда ук килергә булдык - монда без әле беренче тапкыр», - дип сөйләде фестиваль кунакларының берсе. Ул кызлары белән бергә Югары Ослан районыннан килгән иде.

Бәйрәм ТР Милли музее, Кама Тамагы районы, Красновидово авыл җирлеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

Леана Хәнәфиева

news_right_1
news_right_2
news_bot