news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нур» театры баш режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды

«Нур» театры баш режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды
Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры баш режиссеры Азат Җиһаншинга ТР Рәисе указы белән «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.

«Минемчә, бу безнең баш режиссер өчен лаеклы бүләк, чөнки Азат Надир улы, театрга баш режиссер булып килгәч, татар халкы, бигрәк тә Башкортстанда яшәүче татарлар тарихы белән ныклап кызыксына башлады», – дип белдерде «Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин.

Уфа театры директоры билгеләп үткәнчә, «Нур» театрына нигез салучы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында «Туташ. Өзелгән очыш» спектаклен сәхнәләштерү идеясен нәкъ менә Җиһаншин тәкъдим итә. Бүген Азат Җиһаншин бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган пьесаны сәхнәләштерә.

Уфаның «Нур» театры гастрольләре кичә тәмамланды. Гастроль туры режиссер Айдар Җаббаровның «Тау» спектакле белән ачылды, ул быел «Алтын битлек» театраль премиясенә тәкъдим ителгән. Мостай Кәрим пьесасы буенча режиссер Илсур Казакбаев сәхнәләштергән «Җәяүле Мәхмүт» Уфа театры Казан тамашачысына күрсәткән соңгы спектакль булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot