Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Әниләр көне белән котлады
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин барлык хатын-кызларны Әниләр көне белән котлады. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң изге вазифа – ана булу дәрәҗәсе бирелгән барлык хатын-кызларыбызны Әниләр көне белән тәбрик итәм.
Ана мәхәббәте – кешене якты дөньяга килгәндә каршы алучы иң беренче хис. Бу мәхәббәт безне үстерә, тәрбияли, яраларны дәвалый, көч бирә.
Анадан бөркелгән җылылык, игелек һәм шәфкать кешене гомеренең ахырына кадәр озатып бара. Бу Аллаһы Тәгалә безне яраткан рәвештә кеше җаны табигатенә туры килә. Ана мәхәббәте һәрберебез һәм гомумән бөтен кешелек өчен тормыш авырлыкларыннан саклаучы ул.
Бүген безнең арада махсус хәрби операциядә балаларын югалткан аналар да шактый. Фронттагы улыннан хәбәр көтеп, аның тормышы өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кылучылар тагын да күбрәк. Ватаныбыз әниләребезнең изгелеге, фидакарьлеге һәм батырлыгына таяна. Аналарның ихлас һәм кайнар догалары ярдәмендә гомерләр саклана.
Бүгенге Әниләр көнендә мин барлык аналарга тынычлык, игелек, хатын-кызның бу төп миссиясен үтәүдә зур көч телим һәм һәр әни, балаларының бәхетле булуын күреп шатлансын дип, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм.
Аллаһы Тәгалә барчагызга да сәламәтлек, күп шатлыклы көннәр бирсен!» - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз