news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ЗАГСлары Әниләр көненә багышланган чаралар үткәрде

Татарстан ЗАГСларында Әниләр көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Район бүлекләрендә мастер-класслар, йөкле хатын-кызлар өчен сабыйларны карау һәм мәктәп укучылары өчен гаилә белеме дәресләре оештырылды, күп балалы әниләргә хөрмәт күрсәтелде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фото: © ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте

«Түгәрәк өстәлләрдә, мастер-классларда һәм тренингларда психологлар, педиатрлар, дин әһелләре һәм гаилә, демография өлкәсендәге экспертлар катнашты. Күп балалы әниләр гаилә тормышы һәм бала тәрбияләүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Актаныш ЗАГСында мәктәп укучылары өчен дәресләр узды, аларда балалар әнинең һәр кеше тормышында нинди роль уйнавын белде. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин баланы бөтен тормыш юлы дәвамында озатып баручы ана мәхәббәте һәм сабырлыгы турында сөйләде. Түбән Кама никахлашу сараенда узган чарага күптән түгел балалары туган гаиләләр чакырылган иде», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Түбән Камадагы бәйрәм чарасына өченче сабыйлары туган Шиминнар гаиләсен чакырганнар. Махсус хәрби операциядә катнашучы гаилә башлыгы хәзер ялда һәм ул да бәйрәмдә килгән иде. Чаллыда яшь ата-аналарга тантаналы рәвештә сабыйлары туу турында таныклыклар тапшырдылар.

Фото: © ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Нык гаилә» федераль партия проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова Татарстан хатын-кызларын Әниләр көне белән котлады.

«Әни – һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше. Әнинең бала табу һәм аны тәрбияләүдәге роле бәяләп бетергесез. Республикада әниләрне һәм йөкле хатын-кызларны яклау чаралары гамәлгә ашырыла. Күп балалы гаиләләр саны елдан-ел артуы сөендерә. Республикада 55 меңнән артык күп балалы гаилә яши, һәм соңгы 12 елда аларның саны ике тапкыр артты. Әниләр көне – аналарга карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен белдерү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot