news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» баш мөхәрриренә Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре исеме бирелде

«Татар-информ» баш мөхәрриренә Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре исеме бирелде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Медиаменеджерга мактаулы исемне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

«Катлаулы хәлләр килеп туганда Татарстан халкына мәгълүмат бирү һәм аңлату эшендә максималь катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Халык хәтеренә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына бәйле вакыйгаларны яктыртканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт», -диде сәламләү сүзендә Фазлыева.

Дәүләт бүләкләре Казанда «Бәллүр каләм» конкурсының финалы кысаларында тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot