news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мировой тур+» турфирмасы башлыгына клиентларның акчасын өчен хөкем карары чыгарылды

Чаллы шәһәр суды «Мировой тур+» фирмасы башлыгы Марина Петровага хөкем карары чыгарды. Суд ачыклаганча, ул ялган туристик юлламалар рәсмиләштереп, клиентларның акчаларын үзләштергән.

Судның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын-кыз 127 клиенттан барлыгы 13,9 миллион сумнан артык акча алган. Ул әлеге акчаларны кесәсенә салып куйган, ә туристлар алдындагы йөкләмәләрне үтәмәгән.

Петрованың гамәлләре аеруча зур күләмдәге мошенниклык дип квалификацияләнде. Аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot