news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы җир палатасы башлыгы ышанычны югалту сәбәпле эшеннән азат ителде

Татарстанның Зәй районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

2024 елдан 2026 елга кадәр ул җир кишәрлекләрен арендага яки милеккә бирүдә ярдәм иткәне өчен район халкыннан ришвәт алган. Ришвәтнең гомуми күләме 635 мең сум тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта Шәйхиевнең эше судта карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot