news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бастрыкин Түбән Камада 12 яшьлек кызга эт һөҗүм итү турында җинаять эшен контрольгә алды

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Түбән Камада кузгатылган җинаять эшен тикшерү турында доклад сорады. Шәһәрдә бультерьер токымлы эт 12 яшьлек мәктәп укучысына һөҗүм иткән иде. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

«Россия Тикшерү комитеты башлыгы РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе В.А.Липскийга җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм ачыкланган хәлләр турында хәбәр итәргә кушты», – диелә хәбәрдә.

Искәртеп үтәбез, әлеге фаҗига 16 майда Түбән Каманың Яшьлек урамындагы йорт ишегалдында булган. Бультерьер токымлы эт кызга ташланган һәм аңа җитди җәрәхәтләр ясаган. «Татар-информ» агентлыгы бу хакта язып чыкканнан соң әлеге факт буенча прокуратура тикшерү оештырды, зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян салу турында җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр агрессив хайван хуҗасының шәхесен ачыклаган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot