news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бастрыкин Казанда таксистның үсмергә һөҗүм итүе турында доклад әзерләргә кушты

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Казанда таксистның 15 яшьлек үсмергә һөҗүм итү фактын тикшерү барышы турында доклад таләп итте. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 213 маддәсе (хулиганлык) буенча тикшерү үткәрелә. Россия Тикшерү комитеты рәисе А.И. Бастрыкин Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.С.Дулкарнаевка тикшерү барышы һәм ачыкланган шартлар турында доклад тәкъдим итәргә кушты», – диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге хәл Ибраһимов проспектында, җәяүлеләр кичүендә булган. Таксист светофорның яшел уты кабынган көтә һәм кайсыдыр мизгелдә чатны тротуар буйлап үтәргә ниятли. Аның юлындагы велосипедчы таксистны үткәрми. Нәтиҗәдә, машина йөртүче автомобильдән чыгып үсмерне мыскыл итә башлый һәм аны этеп җибәрә. Үсмер асфальтка егыла. Полиция хезмәткәрләре, таксистны тоткарлап, «Гагарин» полиция бүлегенә алып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot