news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росреестр башлыгы Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшен югары бәяләде

Росреестр башлыгы Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшен югары бәяләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан - цифрлаштыру, пространство белешмәләре инфраструктурасын үстерү, җир-милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә лидер. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендәге видеомөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

«Республика җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның актив позициясе нәтиҗәсендә 2020-2021 елларда Татарстан территориясендә эксперимент үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча тарихта беренче мәртәбә «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» дәүләт программасы формалаштырылды, ул ил үсеше өчен мөһим чараларны үз эченә ала. Эксперимент нәтиҗәләре Россиянең бөтен территориясенә таратылды, һәм 5 елдан соң без бу эшнең югары нәтиҗәлелеге турында ышаныч белән әйтә алачакбыз», – дип искәртте Скуфинский.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген республика шулай ук «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» бердәм цифрлы платформасының флагман проектын гамәлгә ашыруда локомотив булып тора. 2025 елда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен платформаны куллану буенча сынау проектында катнашты, нәтиҗәдә 300дән артык административ регламентка үзгәрешләр кертелде.

«Уртак эш нәтиҗәсендә Татарстанда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына күчемсез милек объектлары турында 95 процент белешмә кертелде. Бу - 2030 елга исәпләнгән дәүләт программасы күрсәткечләре, ә республика моңа 4 елга алданрак иреште. Бу юнәлешләрнең барысы да министрлыкның координацияләү роле катнашында гамәлгә ашырылды», - дип сүзен төгәлләде Росреестр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot