Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рособрнадзор башлыгы Бердәм дәүләт имтиханының катлаулылыгы төбәккә бәйле булмавын әйтте
Россиянең төрле төбәкләре өчен БДИ вариантлары катлаулылыгы ягыннан аерылмый. Моның киресен раслау – миф, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев укучыларның ата-аналары белән ел саен уза торган Бөтенроссия очрашуында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Музаев билгеләп үткәнчә, барлык төбәкләрдә дә имтиханнарда 100 һәм аннан югарырак балл җыйган чыгарылыш укучылары бар. Шул ук вакытта имтихан вариантларының катлаулылыгына килгәндә, имтихан нәтиҗәләрендә алардагы аермалар турында сөйли торган аномаль тайпылышлар теркәлми.
«Мин вариантларның төрле булуына бәйле рәвештә йөз балл туплаучылар, югары балл алучылар булмаган яки ниндидер аномаль тайпылышлар яисә түбән нәтиҗәләр теркәлгән бер генә төбәкне дә белмим. Шуңа күрә бу – миф, башка берни дә түгел», – диде Музаев.
Ул шулай ук быел Бердәм дәүләт имтиханында югары балл һәм максималь 100 балл алган чыгарылыш укучылары санының күп булуын әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз