Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты
Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский районның Яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты. Чара Җиңү көне алдыннан узды һәм хәрби хезмәткәрләр тыныч тормышка кайтканнан соң очраша торган мәсьәләләргә багышланды.
Фикер алышуда шулай ук «Сугышчан бердәмлек» оешмасы рәисе Виктор Калмыков һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Снежана Маланчева катнашты. Түгәрәк өстәл вакытында ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Очрашуда катнашучылар эшкә урнашу, ярдәм чараларын рәсмиләштерү, үз эшләрен ачу һәм медицина реабилитациясе узу турында сөйләште.
Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, район хакимияте хәрбиләргә тыныч тормышка җайлашуда ярдәм итәргә ниятли. Аның сүзләренчә, ярдәм эш эзләү һәм документлар рәсмиләштерүгә дә, шулай ук үз бизнесын башларга теләүчеләргә булык күрсәтүгә дә кагыла.
Очрашу азагында Егор Тарнавский хәрбиләргә батырлык һәм ныклык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, бер мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак һәм индивидуаль тәртиптә каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз