news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашев Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белде

Альмир Абашев Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белде
Фото: Альмир Абашевның МАКСтагы каналы

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән кешеләрнең хәлен белде. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белдем. Шул исәптән Казаннан һәм Чаллыдан әйдәп баручы белгечләребез җәлеп ителде. 20дән артык кеше хастаханәгә озатылган, аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип язган Абашев.

Элегрәк билгеле булганча, Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча Түбән Камада комплекслы ярдәм күрсәтү системасы җәелдерелгән. Медицина хезмәтен координацияләүне ТР Сәламәтлек саклау министры башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot