news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Фәйзуллин БРИКС Төзелеш атналыгының потенциалын бәяләде

Ирек Фәйзуллин БРИКС Төзелеш атналыгының потенциалын бәяләде
Ирек Фәйзуллин 2024 елда
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Всеоостройке.рф басмасына биргән интервьюсында Казанда узучы беренче БРИКС Төзелеш атналыгына аңлатма бирде.

«БРИКС Төзелеш атналыгы, әлбәттә, торак төзелешен дә колачлый. Без бүген гамәлгә ашырыла торган комплексларны карадык. Биредә төзелеш материаллары җитештерүчеләр дә, фән дә, төзелеш юнәлешендәге югары уку йортлары да тәкъдим ителгән, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Татарстан Республикасы белән берлектә оештырылган чаралары уза», – дип билгеләп үтте ул.

Федераль министр шулай ук барысын да «шундый зур вакыйга белән» котлады һәм оештыручыларга да, барлык катнашучыларга да уңышлар теләде. «Бу – үзеңне күрсәтү, төбәкләрдә һәм төзелеш компанияләрендә булган тәҗрибә белән уртаклашу, ә алга таба бизнеста да, идарә итүдә дә нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге», – дип аңлатты Фәйзуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot