Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров кадрлар үзгәреше турында хәбәр итте
Менделеевск районында иртәнге киңәшмәдә кадрлар өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр. Муниципалитет башлыгы Роберт Искәндәров хәбәр иткәнчә, Абалач авыл җирлеге Советының 2025 елның 1 ноябрендәге 9нчы карары белән Илнур Әкбәров җирлек башлыгы итеп сайланган.
Бу элеккеге җитәкче Ландыш Шияпованың вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу белән бәйле.
Илнур Нурулла улы, депутатлар корпусы һәм район җитәкчелеге теләктәшлеген алып, рәсми рәвештә үз вазифаларына кереште.
Муниципаль хакимиятләр яңа башлыкка уңышлы эшләвен, халык белән конструктив хезмәттәшлекне җайга салуын, җирлек һәм район үсешенә юнәлдерелгән бурычлар һәм яңа нәтиҗәләргә ирешүдә үҗәтлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз