Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск башлыгы Роберт Искәндәров Түбән Камадагы фаҗигадән соң кайгы уртаклашты
Түбән Камада «Түбән Кама Нефтехим» сәнәгать мәйданчыгындагы янгында кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә өч көнлек матәм игълан ителде. Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров муниципалитет халкы исеменнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына теләктәшлек сүзләрен җиткерде.
«Менделеевск районында яшәүчеләр исеменнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», – дип белдерде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, Түбән Камада зыян күргән ун кеше, медицина ярдәме күрсәтү өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Мәскәүгә китерелгән.
«Аларның тизрәк аякка басуын теләп дога кылабыз. Түбән Кама, без сезнең белән!» - диде Роберт Искәндәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз