news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлбир Крганов Нигериянең рәсми делегациясе белән очрашты

Әлбир Крганов Нигериянең рәсми делегациясе белән очрашты
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, РФ Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәү мөфтияте резиденциясендә Нигериянең рәсми делегациясе вәкилләрен кабул итте. Сәфәр кысаларында кунаклар Әлбир хәзрәт үткәргән җомга вәгазендә катнашты һәм мәчеткә йөрүчеләр белән бергә җомга намазын укыды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте.

Очрашу барышында яклар тормыш сыйфатын күтәрү һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше өчен мәгарифнең әһәмияте хакында фикер алышты. Рухи-әхлакый ориентирларны саклап калуда, кешене тәрбияләүдә һәм күп конфессиональ җәмгыятьтә үзара хөрмәтне ныгытуда диннең һәм дини белем бирүнең роленә аерым игътибар бирелде.

Халыкара һәм динара диалогны үстерү мөһим тема булды. Очрашуда катнашучылар илләр һәм дини җәмгыятьләр арасындагы хезмәттәшлекнең, тәҗрибә алмашуның, үзара аңлашу һәм тынычлыкны ныгыту максатыннан хезмәттәшлекне үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Әңгәмә нәтиҗәләре буенча яклар элемтәләрне дәвам итәргә һәм мәгариф, дин, гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерергә теләк белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot