news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлбир Крганов Себер мөселманнары Диния нәзарәте башлыгына орден тапшырды

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов «Себернең рухи мирасы: диннәр диалогы; Россиянең бердәмлеген ныгытып» темасына багышланган төбәкара конференция барышында «Себер мөселманнары Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасы мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗановка Россия империясенең беренче мөфтие исемендәге II дәрәҗә орденын тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗановка әлеге дәрәҗәле бүләк Себернең мөселман җәмгыятьләрен рухи торгызуга һәм традицион ислам нигезләрен саклауга керткән зур өлеше, Себер мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе вазифасында күпьеллык фидакарь хезмәте, Россия мөселман өммәте бердәмлеген ныгытуга һәм дәүләт белән дин арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән саллы өлеше өчен, шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены оешуга 10 ел тулу уңаеннан тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot