Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай районы башлыгы махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләрне бүләкләде
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов алты коллективка махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итүдә зур өлеш керткәннәре өчен район предприятиеләре һәм учреждениеләре вәкилләренә муниципалитет башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хакта «Чистай-информ» сайты хәбәр итә.
Бүләкләр хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре, ватанпәрвәрлек, батырлык үрнәге күрсәткәннәре, шулай ук сугышчан рух, ныклык һәм җиңүгә ышанычны саклауда мөһим өлеш керткәннәре өчен бирелде.
Дмитрий Иванов, бүләкләр тапшырганда, тылның куәте һәм бердәмлеге гаять зур әһәмияткә ия, дип искәртте. «Әлеге эш - гражданлык бурычы, теләктәшлек һәм реаль эшләрнең безнең хәрбиләргә бөтен район ярдәмен тоярга ярдәм итүенең ачык мисалы. Уртак эшебезгә керткән өлешегез өчен бу коллективларның һәр хезмәткәренә зур рәхмәт», — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз