news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чечня башлыгы Украина буенча сөйләшүләрне дәвам итүгә каршы чыкты

Чечня башлыгы Украина буенча сөйләшүләрне дәвам итүгә каршы чыкты

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров Украинадагы вазгыятьне тыныч юл белән җайга салу буенча алдагы сөйләшүләргә каршы булуын белдерде. Ул Кремльдә шундый белдерү ясады, Чечня лидеры бирегә Россия Президенты Владимир Путинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре лидеры белән очрашуында катнашу өчен делегация составында килде, дип хәбәр итә «Ъ».

Кадыйров «Маяк» радиостанциясе эфирында низагны «ахырына кадәр»җиткерергә кирәк дигән фикер белдерде. Ул нинди дә булса сөйләшүләргә каршы чыгуын билгеләп үтте.

Әлеге белдерү Абу-Дабида Россия, Украина һәм АКШ вәкилләре катнашында узган өч яклы сөйләшүләр фонында яңгырады. Очрашуның нечкәлекләре турында хәбәр ителми, әмма анда катнашучылар чараны уңай бәяләде. Әңгәмәнең киләсе этабы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында 1 февральгә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot