Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы Түбән Камадагы фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ сәнәгать мәйданчыгындагы авария нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Кичә Түбән Камада гадәттән тыш хәл килеп чыкты, анда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар.
«Безнең күршедә - Түбән Камада фаҗига булды. Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр исеменнән һәлак булганнарның гаиләләре һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Әлеге авариядә зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк савыгуын телим», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Ул шулай ук зыян күрүчеләргә һәм аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтергә әзер булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз