news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Глаголица” I Республика балалар әдәбияты премиясенә дәгъвачылар билгеле булды

Бөтен Татарстаннан “озын исемлек”кә 10 яшьтән 17 яшькәчә 100 укучы кергән

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). “Глаголица” I Республика балалар әдәби премиясенә дәгъвачыларның “озын исемлеге” төзелде. Анда бөтен Татарстан Республикасыннан 10 яшьтән 17 яшькәчә 100 укучы кергән. Бу хакта бүген Република матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе барышында билгеле булды.

“Премияне гамәлгә кую идеясе “Глаголица” социаль-әдәби проект өстендә эшләү процессында туды. Республикада мондый конкурсларга кытлык булуын ачыкладык һәм бу юнәлешне үстерергә булдык”, - дип сөйләде “Счастливые истории” Балаларга ярдәм итү хәйрия фонды идарәсе рәисе Ирина Хөснетдинова.

“Глаголица” I Республика балалар әдәбияты премиясе ияләрен табу конкурсы агымдагы елның 22 апрелендә старт алды. Ярты ел дәвамында Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 10 яшьтән 17 яшькәчә укучылар үз әсәрләрен премиянең рәсми сайтына җибәрде. Сентябрь уртасында гаризалар кабул итү туктатылды. Шулай итеп, 366 кеше барлыгы 387 эш җибәрергә өлгергән иде. Премияне оештыручылар сүзләренә караганда, конкурста Казан, Әлмәт һәм Азнакай муниципаль районы укучылары актив катнашкан.

“Эшләрнең күбесе проза һәм шигърият номинациясе буенча иде. Шулай ук татар телендә дә эшләр кабул ителде”, - дип билгеләп үтте Ирина Хөснетдинова.

Конкурсның беренче этабын узучыларның “озын исемлеге” бүген glagolitsa-rt.ru премия сайтында дөнья күрәчәк. Аннары йөзләгән эшне жюри әгъзалары тагын бер тапкыр караганнан соң премиягә дәгъвачыларның “кыска исемлеге” төзеләчәк һәм 5 ноябрьдә игълан ителәчәк.

Конкурска йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасы 15 ноябрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында узачак. Беренче дәрәҗә лауреатлары бәллүр ябалакка һәм ноутбукка ия булачак, икенче дәрәҗәгә ирешүчеләр танылган язучылар һәм Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән мастер-классларда катнашу хокукына ия була.

Мастер-класслар 13-15 ноябрьдә “Байтик” лагеры базасында узачак. Иң яхшы эшләр махсус җыентыкта басылачак.

(Фотосурәт glagolitsa-rt.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100