news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Глаголица" әдәби премиясенә гаризалар кабул ителү төгәлләнә

Премия Россия, якын һәм чит илләрдән булган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле рус һәм татар телләрендә язучы авторлар арасында оештырыла.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә «Счастливые истории» балаларга ярдәм итү фонды ел саен уздырыла торган «Глаголица» балаларның бәйсез әдәби премиясе бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу хакта фонд матбугат хезмәте хәбәр итә.

Премия Россия һәм якын һәм ерак чит илләрдән булган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле рус һәм татар телләрендә язучы авторлар арасында оештырыла.

Әсәрләр www.glagolitsa-rt.ru сайтына түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: поэзия, проза, эссеистика, француз, инглиз, немец, татар һәм рус телләреннән матур әдәбият тәрҗемәләре.

Әсәрләргә хәзерге заманның танылган язучылары, шагыйрьләре һәм тәрҗемәчеләре бәя бирәчәк. Алар арасында Виктор Лунин, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Тамара Крюкова, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Роберт Миңнуллин, Лилия Газизова, Анна Русс, Борис Вайнер, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәләх бар.

Җиңүчеләргә премия символы Бәллүр ябалак, планшетлар, республика лагерьларының берсендә Россиянең һәм Татарстанның танылган язучылары, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре катнашында атналык мастер-классларга юлламалар бүләк ителәчәк.

8 октябрьгә кадәр иң яхшы 100 эш авторы исемлеге, 22 октябрьгә кадәр иң яхшы 60 әсәр билгеле булачак. 24 ноябрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында лауреатлар һәм Гран-при ияләре бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot