news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Глаголица” балалар әдәби премиясенең нәтиҗәләре көз билгеле була

Конкурста 10-17 яшьлек 164 бала үз эшләрен юллаган инде

 (Казан, 17 июль, “татар-информ”). “Глаголица” республикакүләм бәйсез премия өчен конкурс уздырыла. Конкурста 10-17 яшьлек 164 бала төрле жанрда язылган үз эшләрен юллаган инде. Әдәби конкурста катнашу өчен иҗади эшләрне проектның glagolitsa-rt@yandex.ruэлектрон адресына җибәрергә кирәк.

Катнашучылардан гаризалар 17нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.

“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне 15нче ноябрь көнне көндезге 3 тә “Әкият” балалар курчак театры бинасында тәбрикләргә планлаштыралар. Чараның тантаналы өлешеннән соң тамашачыларга Валентин Катаев әсәре буенча куелган «Цветик-семицветик» (режиссеры − Людмила Дьяченко) спектакле күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Глаголица» премиясенә конкурс апрель азагында башланып китте. Ул “Счастливые истории” хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Чара ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәдәният министрлыклары, ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан уңай бәя алган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot