news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Глаголица - 2017” IV Бәйсез әдәби премия җиңүчеләре билгеле - исемлек

Лауреатлар Татарстан, Мәскәү, Калуга өлкәсе, Кыргызстан, Омск, Новосибирск, Екатеринбург, Оренбург, Санкт-Петербург, Луганск, Ульяновск өлкәсеннән.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). “Әкият” курчак театрында “Глаголица - 2017” IV Бәйсез әдәби премия җиңүчеләрен бүләкләделәр. Лауреатлар арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар.

Премиянең оештыручысы – “Счастливые истории” хәйрия фонды. Фондка нигез салучы Ирина Хуснутдинова: “Язучы балалар башка төрле фикер йөртә, шуңа аларны күп яшьтәшләре аңламый. Ә үз талантларын ачарга ярдәм итәрлек конкурслар бик аз. Бу проектны без Анна Русс белән бик тиз арада уйлап таптык һәм шундук тормышка ашырдык. Биредә яшь язучылар үзләре кебек талантлы яшьтәшләре белән очраша, фикер алыша, тәҗрибә туплый”, - диде.

Конкурс кысаларында каләмчеләр тәҗрибәне танылган язучылардан да алалар. Дистанцион конкурс аша үткән эшләр авторлары махсус программа буенча “Байтик” лагеренда ял итәргә чакырыла. Биредә язучылар (Роберт Миңнуллин, Рифат Сәлах, Лилия Газизова, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Борис Вайнер, Анна Русс, Сергей Махотин, Михаил Яснов һ.б.) мастер-класслар үткәрә, эшләрне бәяли һәм җиңүчеләрне билгели. Катнашучылар өчен Болгар, Свияжск, Казан буенча экскурсияләр, күңелле чаралар үткәрелә.

Дүртенче премия географиясе киң: лауреатлар Татарстан, Мәскәү, Калуга өлкәсе, Кыргызстан, Омск, Новосибирск, Екатеринбург, Оренбург, Санкт-Петербург, Луганск, Ульяновск өлкәсеннән.

2017 елда конкурста катнашыр өчен барлыгы 531 гариза бирелгән, алар арасыннан ун номинациядән өчешәр иң яхшы эш авторына премия тапшырылды. Беренче урынга – ноутбук, икенчегә – планшет, өченче урын алучыга электрон китап бүләк ителде.

Татар телендә проза номинациясе җиңүчеләре:

10-13 яшьлекләр арасында

1нче урында - Төхвәтуллина Алия – “Ике малай”
2нче урында – Хаҗиева Айлия – “Ялгыз йолдыз”
3нче урында – Мозаффарова Язилә – “Бәхет өчен күп кирәкми”

14-17 яшьлекләр арасында

1нче урында – Хаҗиева Чулпан – “Әсәлем”
2нче урында – Абдуллина Динара – “Болытларның изге көче”
3нче урында – Хәсәнова Зөлфия – “Бәхетле иттең, күрше”

Рус телендә проза номинациясе җиңүчеләре:

10-13 яшьлекләр арасында

1нче урында – Шәгиева Азалия – “Каждый решает сам”
2нче урында – Павлов Тимофей – “Записки из пятого класса”
3нче урында – Рыжкова Варвара – “Сквозь века, пространства и мгновения...” (“Запах звезд” повестеннән өзек)

14–17 яшьлекләр арасында

1нче урында – Гусева Людмила – “Легенды Авроры”
2нче урында – Турдубеков Эрмек – “Лунный пух”
3нче урында – Фесенко Елизавета – “Там, где звезда исчезает с рассветом”

Татар телендә шигърият номинациясе җиңүчеләре:

10-13 яшьлекләр арасында

1нче урында – Газизов Әмир – “Мактанчык”
2нче урында – Сәгдиева Язилә – “Чаңгыда”
3нче урында – Гафурова Азалия – “Сыерчык”

14-17 яшьлекләр арасында

1нче урында – Гафурова Миләүшә – “Илһам булып”
2нче урында – Закирова Камилә – “Табигый моңнар”
3нче урында – Сәгыйрова Рәзилә – “Киләчәгем минем үз кулымда”

Рус телендә шигърият номинациясе җиңүчеләре:

10-13 яшьлекләр арасында

1нче урында – Кирюхина Таисья – “Ночь. Зима..”
2нче урында – Русс Лина – “Вечность”
3нче урында – Лисаченко Мария – “Моя страна Фантазия”

14-17 яшьлекләр арасында

1нче урында – Бикмуллина Зәринә – “Тяготение”
2нче урында – Кофанова Анастасия – “Сергею Есенину”
3нче урында – Голубева Виктория – “Россия Чехова”

14-17 яшьлекләр арасында рус телендә эссеистика номинациясе җиңүчеләре:

1нче урында – Сәлахова Энҗе – “Село. Уехать нельзя остаться. Поставь свою запятую”
2нче урында – Шәрипов Камил – “Один шаг”
3нче урында – Маркина Александра – “Не прислоняться”

14-17 яшьлекләр арасында француз, инглиз, алман, татар телләреннән әдәби тәрҗемә номинациясендә җиңүчеләр:

1нче урында – Генералова Апполинария - "Die Verhüllten" (Richard Dehmel) / "Скрывающие" (Рихард Демель)
2нче урында – Анфалова Анна – “Встреча с трусом”/”Rendez-vous chez un lâche”
3нче урында – Любимова Татьяна - “Musketiere - Engel Aus Kristall” (“Хрустальный ангел”)

Гран-прига “Зур өметләр өчен” – Павлов Тимофей, “Жанр чисталыгы өчен” – Рученина Полина, “Яңа образлар бирә белү осталыгы өчен” – Хаҗиева Чулпан, “Әкиятне әкият иткән өчен” – Миннебаева Алсу, “Кызу үсеш өчен” – Гафурова Миләүшә, “Шигъри кыюлык өчен” Бикмуллина Зәринә лаек булды. Аларга “Глаголица” символы булып торган бәллүр ябалаклар тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100