Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясенә гаризалар кабул итәләр
«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясенә гаризалар кабул итә башлаган. «10–17 яшьлек егет-кызлар бәйгедә татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашырга чакырыла», дип хәбәр итә оештыручылар.
«Глаголица» премиясе Министрлыкның тәкъдим ителгән чаралары исемлегенә керде һәм ул Россия Федерациясе мәгарифе һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы мәгърифәтчелек проекты» статусын алды. Конкурсның рәсми илчесе – Россиянең атказанган артисты Нонна Гришаева.
Номинацияләр:
1. Рус телендә проза (10 - 13 яшь һәм 14-17 яшь);
2. Рус телендә поэзия (10 - 13 яшь һәм 14-17 яшь);
3. Рус телендә эссе (14 - 17 яшь);
4. Татар телендә проза (13 - 17 яшь);
5. Татар телендә шигърият (13 - 17 яшь);
6. Инглиз теленнән әдәби тәрҗемәләр (14 - 17 яшь);
7. Билингвлар (10 - 13 яшь һәм 14 - 17 яшь);
8. Рус телендә драматургия (14 - 17 яшь).
Премияне уздыру этаплары:
15 июньгә кадәр (шул исәптән) – эшләр кабул итү;
17 июль – озын исемлек игълан итү (220 эш);
4 август – кыска исемлек игълан итү, финалистлар (110 эш);
30 сентябрь – 5 октябрь – катнашучылар өчен Казанда көндезге әдәби смена (финал) кыска исемлек;
5 октябрь – Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз