Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Самарага гастрольгә бара
24 һәм 25 апрель көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Самарага килә.
Гастрольләр М.Горький исемендәге Самара академия драма театры сәхнәсендә узачак. Казан артистлары популяр һәм тамашачы яраткан «Бию пәрие» һәм «Сүнгән йолдызлар» спектакльләрен тәкъдим итә. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Спектакльләр татар телендә куела. Әгәр сез татарча белмисез икән, сюжетны сезгә милли музыка, хәрәкәтләр һәм ишарәләр аңларга ярдәм итәчәк. Татар телен белмәгән тамашачыларга синхрон тәрҗемә тыңларга колакчын бирелә», диелгән хәбәрдә.