news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ГИТИСФЕСТ» фестивалендә катнашучылар Казанда өч спектакль күрсәтте

Казанга «А.С.Попов» теплоходында «ГИТИСФЕСТ: Театраль Идел буе 2026» халыкара фестиваль-лабораториясе катнашучылары килде. «Созвездие – Йолдызлык» театрында алар өч спектакль эскизын куйдылар.

«Бүген без уникаль чараның шаһитлары булдык. Теплоход пассажирларының яртысы – РАТИ-ГИТИС студентлары, ә икенче яртысы – «Театраль Идел буе» фестивале җиңүчеләре. Быел алар арасында Татарстанның «Апуш» театры да бар. Проект үз юлын Саратовта башлады, Түбән Новгородта тәмамлаячак», – дип сөйләде журналистларга ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Балалар һәм яшьләр театрларының ГИТИС студентлары белән иҗат берлегендә берничә спектакль барлыкка килде, аларның эскизлары бүген Казанда күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot