news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ГИТИС кафедрасы мөдире Михаил Борисовка "Данлы хезмәт өчен" Татарстан медале бирелгән

Медаль профессорның юбилее көнне Щукин исемендәге театраль институт сәхнәсендә тапшырылган.

(Мәскәү, 12 февраль, "Татар-информ", Наилә Исхакова). ГИТИС кафедрасы мөдире, профессор Михаил Борисовка "Данлы хезмәт өчен" Татарстан медале бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында язылган.

Сайтта хәбәр ителгәнчә, медаль Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек күрсәтү һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән өчен профессорның юбилее көнне Щукин исемендәге театраль институт сәхнәсендә тапшырылган.

Михаил Борисовка медальне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин тапшырган.

Эмиль Фәйзуллин сүзләренчә, Михаил Борисов "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең мактаулы жюри әгъзасы булып тора. "Михаил Борисов җитәкчелегендә Татарстаннан килгән күп кенә ГИТИС студентлары белем ала. Ул иҗади элитаны тәрбияли", - дип уртаклашты Тулы вәкаләтле вәкилнең урынбасары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot