news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гинцбург: «Спутник V» вакцинасы тәэсире гомерлек булачак дигән өмет бар

Белгечләр хәтер күзәнәкләренең барлыкка килү-килмәвен ачыклау өчен тикшеренүләр үткәрә.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы иммунитет ныклыгын озак вакытка булдырырмы, дигән сорау күпләрне борчый. Моңа Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург препаратның гамәлдә булу тәэсире чикләнмәгән булыр, дигән ышанычлы җавап бирде.

«Вакцина тәэсире бер-ике елга түгел, ә гомерлеккә гамәлдә булыр дигән өметем бар. Вакцинаны ике тапкыр алгансың икән, биш, ун ел, аннан да озаграк яшә», — дип китерә Гинцбург сүзләрен «Интерфакс».

Үзәк җитәкчесе хәзер махсус тикшеренү үткәрелүен, аның кысаларында антитәнчекләр дәрәҗәсе кимегән кешеләргә, антитәнчекләрнең яңадан барлыкка килү вакытын тикшерү өчен кабат прививка ясауларын искәртте. Әгәр андый кешеләрдә ул 2-4 тәүлектә яңадан барлыкка килә икән, димәк, аларның хәтер күзәнәкләре бар һәм беренче вакцинациядән соң организмда иммун җавап сакланып калган дигән сүз.

news_right_1
news_right_2
news_bot