Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гинцбург «Спутник Лайт» прививкасын ярты елга бер тапкыр ясартырга киңәш итте
Башка төрле яңа штамм чыкса, шул вакытта аның нинди яңа үзлекләре булуын карарбыз, - диде галим.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусының дельта-штаммы таралу шартларында «Спутник Лайт» препараты белән ярты елга бер ревакцияләнергә кирәк.
Бу хакта Александр Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәгенең директоры Александр Гинцбург белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. Әлеге үзәктә «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналары уйлап табылды.
«Коронавирусның яңа штаммы чыгу сәбәпле, минемчә, “Спутник Лайт“ белән ревакцинацияне, чыннан да, алты айга бер тапкыр ясарга кирәк, — диде галим. - Ниндидер башка штамм чыкса, шул вакытта ул штаммның нинди яңа үзлекләре булуын карарбыз", - дип өстәде Гинцбург.
Моның белән бәйле рәвештә, кеше даими рәвештә ят антигеннар белән очрашмый икән, ул вакытта аның антитәнчекләре ярты елдан соң кими, дип аңлатты РФА академигы .
Мәскәүдә Гамалея үзәге галимнәре вакцина ясаткан 28 мең кешене тикшергән. Шуның нәтиҗәләре буенча, прививкадан соң өч уйзгач, «Спутник Лайт»ның SARS-CoV-2 коронавирусының дельта-штаммына каршы нәтиҗәлелеге 70% тәшкил иткән. 60 яшьтән яшьрәк кешеләрдә ул 75% тан артып киткән.
Россиядә прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин элегрәк вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искә төшерде һәм коронавирустан илебез препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте. Ил хөкүмәте Дәүләт Думасына транспортта, кибет һәм кафеларда QR-кодлар турында закон проектларын кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз