Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гинцбург: Сертификат сатып алучылар аркасында ковидның яңа штаммнары барлыкка килде
Дельта-штамм белән уңышлы көрәш алып бару өчен антитәнчекләрнең күләме югары булуы кирәк, моңа прививка ярдәмендә ирешергә мөмкин, дип искәртте галим.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург вакцинация турында сертификат сатып алган кешеләрне коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килүнең чыганагы дип атады. Аның сүзләренчә, әлеге гражданнарның үз-үзен тотышы әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына куркыныч тудыра. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.
«Алар яңа штаммнарны тарату чыганагы булып тора, якыннарының, балаларның һәм өлкәннәрнең тормышын куркыныч астына куя», - дип саный галим.
Гинцбург шулай ук илдә вакцинациянең бушлай үткәрелүен һәм меңләгән прививка ясау пункты була торып, кешеләрнең үзләрен ни өчен шулай тотуын аңламавын белдерде.
Элегрәк ул QR-кодлар кертү коронавирусның мутацияләрен булдырмаска ярдәм итәчәк дип искәрткән иде. Аның сүзләренчә, дельта-штамм белән уңышлы көрәш алып бару өчен антитәнчекләрнең күләме югары булуы кирәк, моңа прививка ярдәмендә ирешергә мөмкин. Белгеч инануынча, вакцинация темпларын тизләткән очракта коронавирусны берничә айда җиңеп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз