news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гинцбург прививка ясаткан кешеләрнең дә ковид белән авыру сәбәбен аңлатты

«Дельта» штаммы булганда хәтер күзәнәкләре эшләп өлгерми.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр «дельта» штаммы булганда хәтер күзәнәкләренең эшләп өлгермәве аркасында авырырга мөмкин.

«Прививка ясаткан кешеләр дә авырый, чөнки „дельта“ штаммы булганда хәтер күзәнәкләре эшләп өлгерми. „Дельта“ штаммы күзәнәкләр белән бәйләнеш характерын үзгәртте һәм күзәнәкләр эчендә „яши“. Антитәнчекләр аз булганда вирус күзәнәкләр эченә керергә өлгерә», — дип аңлатты Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург.

Гинцбург аңлатканча, кагыйдә буларак, 6-8 айдан соң авырган кешедә антитәнчекләр кими, әмма хәтер күзәнәкләре саклана, ләкин алар вирус йоктырганнан соң, бик соң гына, икенче-дүртенче көнгә антитәнчекләр бүлеп чыгара башлый. Вирус бер күзәнәктән чыкмыйча гына икенчесенә күчә һәм бик күп булып җыела, дип яза галимгә сылтама РИА Новости.

Шуңа күрә канда һәрвакыт күп күләмдә антитәнчекләр булырга тиеш, моның өчен ярты ел саен ревакцинация ясап торырга кирәк, дип аңлатты галим. 

news_right_1
news_right_2
news_bot