news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гинцбург ковидтан соң кешеләрнең 20 процентында антитәнчекләр барлыкка килмәвен әйтте

Әлеге хәлне төзәтергә вакцинация ярдәм итәчәк.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән соң, гражданнарның кимендә 20 процентында антитәнчекләр барлыкка килми.

«Россия-1»телеканалы эфирында Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург шул хакта сөйләде.

«Авыручылар арасында уздырган эксперименталь мәгълүматлар бу, гражданнарның кимендә 20 процентында антитәнчекләр барлыкка килми», - дип белдерде ул.

Гинцбург мондый гражданнарга коронавирустан прививка ясатырга кирәклеген, чөнки ул гарантияле рәвештә саклагыч антитәнчекләр бирәчәген әйтте.

Шулай ук ул Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк эшләгән «Спутник V» вакцинасы вирусның яңа штаммнарына каршы нәтиҗәле булуын искәртте. Препарат чит илдә теркәлүләр саны буенча Covid-19га каршы дөнья вакциналарының иң яхшы икелегенә керә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot