news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург: 6-11 яшьлек балаларга коронавирустан вакцина ясый башлаячаклар

Беренче вакциналар клиник тикшеренүләр үткәрү кысаларында ясалачак.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Клиник тикшеренүләр үткәрү кысаларында алты яшьтән алып унбер яшькә кадәрге балаларны коронавируска каршы вакцинацияләү киләсе атнага планлаштырылган. 

Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург шул хакта белдерде. Бу турыда ТАСС яза.

«Клиник тикшеренүләр, аерым алганда, балаларга коронавируска каршы вакцина ясау киләсе атнадан башланыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә балаларны әлегә җыймаганнар, әлегә теләүчеләрне туплый торган оешма һәм тикшеренүләр узачак клиникалар гына билгеләнгән», — диде галим.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 24 гыйнвар көнне Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән коронавирустан вакцинага алты яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар арасында клиник тикшеренүләр үткәрүне хуплады. Элегрәк Гинцбург тикшеренүләр өч ай ярымга сузылырга мөмкин булуын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100