Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гинцбург: 6-11 яшьлек балаларга коронавирустан вакцина ясый башлаячаклар
Беренче вакциналар клиник тикшеренүләр үткәрү кысаларында ясалачак.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Клиник тикшеренүләр үткәрү кысаларында алты яшьтән алып унбер яшькә кадәрге балаларны коронавируска каршы вакцинацияләү киләсе атнага планлаштырылган.
Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург шул хакта белдерде. Бу турыда ТАСС яза.
«Клиник тикшеренүләр, аерым алганда, балаларга коронавируска каршы вакцина ясау киләсе атнадан башланыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә балаларны әлегә җыймаганнар, әлегә теләүчеләрне туплый торган оешма һәм тикшеренүләр узачак клиникалар гына билгеләнгән», — диде галим.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 24 гыйнвар көнне Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән коронавирустан вакцинага алты яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар арасында клиник тикшеренүләр үткәрүне хуплады. Элегрәк Гинцбург тикшеренүләр өч ай ярымга сузылырга мөмкин булуын әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз