news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гинцбург яңа антиген составлы COVID-вакцина уйлап табылуы хакында белдерде

Коронавирус инфекциясенең яңа штаммы («дельта-омикрон») барлыкка килүен исәпкә алып, яңа антиген составлы вакцина ясалган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгының регуляторика кертүен көтәбез, ул «Спутник V» вакцинасының антиген составын икенчесенә алыштырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте галим.

Ул «хәзер гамәлдә булган «Спутник» вакцинасының моннан алдагы штаммнарга караганда яңа «омикрон»га каршы начаррак тәэсир итүен» билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot