news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гинцбург: «Спутник V» ковидның барлык төрләренә каршы универсаль

«Спутник V» вакцинасы коронавирус инфекциясенең барлык мутацияләренә каршы универсаль. Бу хакта Петербургта узган халыкара икътисади форумда Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург сөйләде.

«Клиник әһәмиятле күренешләргә ия булган генетик вариантларның чиксез саны аркасында, «Спутник V» вакцинасы бу очракта барлык вариантларга каршы универсаль вакцина буларак санала», –  дип китерә РИА Новости галим сүзләрен.

Гинцбург препаратның ике ел элек теркәлүен искәртте. Бу вакыт эчендә инде ул вируска каршы нәтиҗәлелеген һәм пациентлар өчен куркынычсыз булуын исбатларга җитеште, диде галим.

news_right_1
news_right_2
news_bot