news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гинцбург Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны артырга мөмкин булуын әйтте

Россиядә Covid-19 коронавирусыннан үлүчеләр саны тәүлегенә 200 очракка кадәр артырга мөмкин, ләкин соңыннан шул яссылыкка чыгачак. Бу турыда Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдерде. ТАСС шул турыда яза.

Россия Фәннәр академиясе академигы коронавирус аркасында Россиядә үлүчеләр саны узган ай ярымда 3,5 тапкырга артканын искә төшерде. «Covid-19 чиреннән үлүчеләр саны 3,5 тапкыр артты. Ул тәүлегенә 200гә кадәр үлемгә җитәргә мөмкин, аннары платога чыгачакбыз», – дип кисәтте ул.

Моннан тыш, Гинцбург фикеренчә, Россиядә тәүлек эчендәге авыручылар саны да артырга мөмкин, әмма «сәламәтлек саклау системасы моны җиңеп чыга алачак».

news_right_1
news_right_2
news_bot