news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург: Маймыл чәчәге авыруы күбрәк таралса, ул тагын да зарарлыракка әверелә ала

Әгәр дә маймыл чәчәге вирусы бик нык таралса, авыру тагын да зарарлы булырга мөмкин. Мондый фикерне Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург «Россия 1» каналы эфирында әйтте.

«Әгәр ул кешедән кешегә күпләп йога башласа, нигездә, югары вирулентлы вариантлар барлыкка килергә мөмкин», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, эпидемиологик һәм клиник планда мондый мөмкинлек инде бик куркыныч булачак.

Гинцбург маймыллар вирусны кимерүчеләрдән йоктырган булырга мөмкин дигән фаразын әйтте, чөнки кимерүчеләр бу йогышны таратучылар булып санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100