Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гинцбург: Балаларга ярты елга бер тапкыр коронавирустан ревакцинация узарга кирәк
Балаларга ярты елга бер тапкыр ревакцинация узарга кирәк, әмма коронавирус штаммы акрынрак үзгәрә икән, прививкалар арасындагы вакыт та арта. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.
«Гомуми фикерләрдән чыгып әйткәндә, әлбәттә, шулай ук елга бер тапкыр ревакцинация узарга кирәк. Бу сорауга тиз генә җавап бирүе кыен, чөнки штамм никадәр еш үзгәрәчәк дигән икенче сорау килеп туа», - диде Гинцбург.
Ул билгеләп үткәнчә, штаммның никадәр еш үзгәрәчәген беркем дә белми. Әгәр хәзерге ешлыкта үзгәрсә, ярты елга бер тапкыр ревакцинация узарга, әгәр сирәк үзгәрә икән, прививканы да сирәк ясатырга кирәк, дип ачыклык кертте Гинцбург.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы элегрәк тиешле тикшеренүләр үткәргәннән соң 12-17 яшьлек үсмерләр өчен коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник М» вакцинасын теркәү турында карар кабул иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз