news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гимназиягә пычак һәм пистолет күтәреп килгән укучы бернинди таләпләр дә куймаган

Өлкән сыйныф укучысы дәрес башланыр алдыннан рус теле кабинетына кереп, укытучы өстәленә утырган һәм пневматик пистолет белән пычак тартып чыгарган.

Гимназиягә пычак һәм пистолет күтәреп килгән укучы бернинди таләпләр дә куймаган
Полина Шевчук

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанның 7нче гимназиясендәге гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде.

«Бүген 10.54 сәгатьтә 112 бердәм номерына 7нче гимназиянең X сыйныфында укучы кызның әти-әнисеннән шалтырату килде. Алар пистолет һәм пычак белән коралланган укучының классташларын бүлмәдән чыгармыйча торуы хакында хәбәр иткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл булган урынга тиз арада Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе тикшерү-оператив төркеме, патруль-пост хезмәте экипажлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары килгән.

17 яшьлек егетне бер сәгать эчендә тоткарлаганнар, беркем дә зыян күрмәгән.

Соңрак билгеле булганча, өлкән сыйныф укучысы дәрес башланыр алдыннан рус теле кабинетына кереп, укытучы өстәленә утырган һәм пневматик пистолет белән пычак тартып чыгарган. Шул ук вакытта ул бернинди таләпләр дә куймаган. Хәзерге вакытта аның белән Эчке эшләр министрлыгы белгечләре эшли.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100