news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометүзәк, Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, кисәтү игълан итте

Татарстанда урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүен тагын бер атнага озайттылар.

11 августта кадәр республикада IV класслы янгын куркынычы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга, 5 августта, Татарстан территориясендә кабат алмашынучан болытлы һава торышы, салмак җил көтелә. Явым-төшем ихтималы юк. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +26..+31 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot