news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометцентр: Май аенда кояш нурларыннан сакланырга кирәк

Хәзер ультрафиолет D витамины ясалуга ярдәм итә торган диапазонда.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Май урталарында зыянлы кояш чоры башланачак. Гидрометеорология үзәге башлыгы Роман Вильфанд шул турыда кисәтте.

Бу көннәрдә кояш кеше өчен зыянлы булган ультрашәмәхә нурлар белән яктырта. Шул ук вакытта март һәм апрель айларында кояшның нурлары иң зыянсыз санала, дигән синоптик ТАСС хәбәрчесенә.

«Балаларны хәзерге вакытта кояш астында йөртергә кирәк, чөнки нәкъ менә хәзер ультрафиолет D витамины ясалуга ярдәм итә торган диапазонда», — дип сөйләгән ул .

Ультрашәмәхә нурларның индексы дүрт берәмлектән артып китсә, куркыныч санала. Бу вакытта кояш астында булырга киңәш ителми. Вильфанд сүзләренә караганда, гадәттә, бу көн уртасында була. Метеоролог аңлатуынча, ультрашәмәхә нурлар дозасы арткан вакытта күзләрнең дымлы катламы һәм тән тиресе зыян күрергә мөмкин.

Элегрәк, 25 март көнне, Гидрометеорология үзәгендә мегаполислардагы һава торышы аномалияләренең соңгы берничә елда сизелерлек артуын хәбәр иткәннәр иде. Мәсәлән, Мәскәүдә зыянлы күренешләрнең саны арта. Явым-төшемнәр көчәйде, җил режимы үзгәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100