news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәк Татарстанда җылыту сезоны кайчан тәмамланачагы турында сөйләде

Гидрометеоүзәк Татарстанда җылыту сезоны кайчан тәмамланачагы турында сөйләде
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Апрельнең беренче яртысы Татарстанда аномаль җылы булды. Әмма якындагы биш көндә төбәктә температура нормадан 2-4 градуска түбәнрәк була, ә айның соңгы ункөнлеге 1-2 градуска салкынрак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Узган ел язгы процесслар тизрәк барды, кар иртәрәк эреде, җылылык бирүне 21 апрельдә туктаттылар. Быел якындагы ункөнлектә әле салкын булачак, температура нормадан түбәнрәк. Шуңа күрә җылылык бирүне әле сүндермәскә тиешләр – бу мантыйкка туры килмәс иде. Мөгаен, карар май аенда кабул ителер», – дип сөйләде ул.

Кагыйдәләр буенча, уртача тәүлеклек температура 5 көн дәвамында +8 градустан арткан очракта җылылык бирү туктатылырга тиеш. Метеоролог шулай ук майда салкыннарның кире кайтуы безнең төбәк өчен ел саен диярлек күзәтелә торган күренеш, дип өстәде.

«Узган ел май башында ике көн кар яуды. Быел да салкыннар һичшиксез кире кайтачак, бу соңгы елларга хас күренеш. Бу 1 майгамы, яки Җиңү көненә булырмы – хәзер әйтеп булмый», - дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot