news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәктә республикада янгын куркынычы сезонының озайтылуы хакында хәбәр иттеләр

Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу аркасында кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

11-19 майда Татарстанның көнчыгыш районнары урманнарында урыны белән югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы саклана.

Искәртеп узабыз, 10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда республикада чүп-чар һәм корыган үлән яндырырга, шулай ук учак яки мангалда ризык әзерләргә ярамый. Моннан тыш, 1-3 класс куркынычына ия пиротехника эшләнмәләрен файдалану да тыела.

news_right_1
news_right_2
news_bot