news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Татарстанда салкын һава торышы сакланачагын әйтте

Алдагы көннәрдә Татарстанда салкын һава торышы саклана – температура нормадан 6-7 градуска түбәнрәк булачак. Россиянең берничә төбәгендә, киресенчә, аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Татарстаннан тыш, аномаль салкын һава торышы Оренбург, Киров, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә һәм Башкортстанда да сакланачак, дип искәртте Вильфанд. Свердловск өлкәсендә тагын да суыграк булачак – температура +8..+13 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Шул ук вакытта, якын көннәрдә Магадан өлкәсе, Якутия, Чукот автономияле округы, Красноярск крае, Тыва һәм Хакасиядә +28..+36 градуска кадәр аномаль эссе һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, иртәгә республикада көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак. 23 һәм 24 июньдә салкынча һава торышы саклана, көндез температура +19..+24 градус тәшкил итәчәк. Шимбә, 24 июньдә, урыны белән яңгыр явачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot